Аның әйтүенчә, конкурста катнашуга теләк белдереп, дизайнерлар инде шалтырата да башлаган. 4 айдан әлеге конкурска йомгак ясалачак икән. Наилә ханым: “Без Россия менталитетында мөселман хатын-кызы башын ничек каплап йөрергә тиешлеген, үзебезнең стильне күрсәтергә телибез, дизайнерлар тарихи элементларны да кертер дип көтәбез. Баш киеме белән бәйле проблема бүтән кузгалмаска тиеш дип уйлыйм”, — дип белдергән.
ЯУЛЫКНЫ ҮЗЕБЕЗЧӘ БӘЙЛӘҮ НИЧЕК БУЛА — МӨСЕЛМАН ДИЗАЙНЕРЛАРЫ ШУНЫ АЧЫКЛАЯЧАК
Мордовиянең Азюрка авылында килеп чыккан яулык мәсьәләсенә мөнәсәбәттә җәмгыять, хәтта милләт әллә ничәгә бүленде. Берәүләр мөслимәләрне яклап чыкса, икенчеләр кискен каршы төште, өченчеләр күзлегеннән караганда, яулык урынына калфак кадасак та ярап торачак икән. Кыскасы, дөньяви учреждениеләрдә татар хатын-кызларының баш яулыкларын салдырырга маташу дәвам итә.
Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге һәм Россия мөселман дизайнерлары берлеге, үзенчәлекле конкурс игълан итеп, проблеманы хәл итүгә үз өлешен кертергә уйлый. Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина «Татар-информ» агентлыгына менә ниләр сөйләгән: “Күп вакытта шулай килеп чыга – татарлар да, бүтәннәре дә мөслимә киемен “бу безнеңчә түгел” дип тәнкыйтьлиләр. Ә ничек соң ул безнеңчә? Шуңа күрә безнең дизайнерлар Россия күләмендә күрсәтергә тиешләр: татар, башкорт һәм башка милләт мөселман хатын-кызларының баш киеме тарихта ничек булган һәм бүгенге көндә ничек булырга тиеш – шуны ачыклау өчен бәйге игълан иттек”.
Подпишись на рассылку
Хадис дня
Нет сомнения в том, что честность ведет к добру. А добро — к раю. Человек, который постоянно говорит правду, будет записан как наиправдивейший. Ложь ведет к дурному, а дурное ввергнет его в ад. Человек, который постоянно лжет, будет записан, как отъявленный лжец (Бухари, Адаб, 69; Муслим, Бирр, 103-104).
Расписание намазов
- Утренний3:32
- Восход5:03
- Полуденный13:02
- Предвечерний18:03
- Вечерний20:34
- Ночной22:03