СОВЕТ РАЙОНЫ ИМАМНАРЫ АТТЕСТАЦИЯ УЗА
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация комиссиясе уза. Бу юлы нәзарәткә Казанның Совет районы дин әһелләре җыелды. Алар коммиссия вәкилләренә мәхәллә эшләре, дини чаралар оештырудар турында сөйләделәр. Киләсе атнада Киров һәм Мәскәү мөхтәсибәтләре имамнары чакырыла.