Ибн Габбас (Аллаһы аңардан разый булса иде) сүзләреннән шуны тапшыралар: «Пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде) шайтаннан сораган:
— Минем өммәтемнән ничә кеше сиңа дошман булып тора?
Шайтан болай дип җавап биргән:
— Алар барлыгы егерме:
беренчесе — син, Мөхәммәд! Мин сине күралмыйм;
синең гыйлемең буенча яшәүче галим;
Коръәнне белүче һәм анда язылганнарны үтәүче;
биш вакыт намазга чакыручы;
фәкыйрьләрне, мохтаҗларны, ятимнәрне яратучы;
мәрхәмәтле күңелгә ия кеше;
хакыйкатьтә тыйнак булган кеше;
кечкенә вакытыннан ук Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучы яшүсмер;
хәләл ризык белән тукланучы;
Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсен яратучылар;
намазны җәмәгать белән укырга тырышучы;
башкалар йоклаган вакытта төнлә намаз укучы;
үзен хәрамнан тыеп торучы;
башкаларны гыйлемгә өйрәтүче яки ихластан кардәшләре өчен Аллаһыга ялваручы;
һәрвакыт тәһарәтле йөрүче;
юмарт кеше;
яхшы холыклы кеше;
Аллаһы биргән нигъмәтләрдән сәдака бирүче;
тол хатыннарга ярдәм итүче;
үлемне иман белән кабул итәргә әзерләнүче.