«СӨЕМБИКӘ ЭНЕЛӘРЕ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕ» БЫЕЛ ЕГЕРМЕНЧЕ ТАПКЫР ҮТКӘРЕЛӘ
«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар арасында Коръән уку бәйгесе быел егерменче тапкыр уздырылачак. Аны Мөселман хатын-кызларның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештыра. Бәйге 1 апрельдә, шимбә көнендә, сәгать иртәнге 9 да Мәрҗани мәчетендә башлана. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрнең алдан хәбәр итүләрен сорый.
Адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17.
Тел.: 89178533486.