РАМАЗАН АЕНДА УРАЗА ТОТМАУЧЫЛАРНЫ АШАТЫРГА ЯРЫЙМЫ?
— Рамазан аенда — ризык кулланырга ярамаган вакытта өйләргә әзер ашлар ташу белән шөгыльләнү ярыймы?
Амман халыкара университеты профессоры, Болгар академиясен оештыручыларның берсе Габдеррәзак әс-Сәгъди җавап бирә:
— Рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәте булган авырлы хатыннарга, бала имезүчеләргә, ураза тота алмаслык дәрәҗәдә картаючыларга, авыруы булганнарга әзер ризыклар китерү хәләл, ягъни рөхсәт ителгән. Ә инде ураза тотарга тиеш булып та, ураза тотмаучыларны ашату – монысы инде хәрам.