Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә булышу фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм мәхәллә халкы соравы буенча Президентның туган авылы — Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында җомга намазы уздырды. Күптән түгел ачылган бу Аллаһ йорты Иман нуры дип атала. Коръән кушканча яшәү рәвеше турындагы вәгазендә Рөстәм хәзрәт гыйбадәт, игелекле гамәлләр кылуның әҗере турында сөйләде, Изге Китап сүзен бозып аңлату, экстремизм кебек куркыныч күренешләргә аерым тукталды. Соңыннан Яңа арышлыларның дога кылу, багышлау, корбан чалуга кагылышлы күп кенә сорауларына җавап бирде. Җәмәгать намазыннан соң авыл халкы озак кына таралышмыйча торды, хәзрәткә рәхмәт укыды. «Хәзрәтебез, мөгаллимәләребез укымышлы булсалар да, Казаннан тикле килгән олы хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлау, сорауларыбызга җавап ишетү безгә бик тансык, ешрак килегез», — дип озатып калдылар.