РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ӘЛМӘТКӘ СӘФӘР КЫЛДЫ

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әлмәт районы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җәмигъ һәм башка мәчетләрдә, мәдрәсәдә булды.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, җирлектәге имамнар, Р.Фәхретдинов исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашты. Аларга мөфти хәзрәтләренең сәламнәрен җиткереп, дини эшчәнлек алып бару хакында сөйләште.