НИНДИ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН НИКАХЛАШУ ТЫЕЛА
Мөселман кешегә кайбер хатын-кызлар белән никахлашу тыела:
- Шәригать кануннары буенча ир кеше 3 тапкыр талак әйткәннән соң хатыны белән кабат никахлаша алмый. Никахлашырга теләгән очракта бу хатын башка ир-атка кияүгә чыгып, аның белән якынлык кылырга тиеш. Яңа ире үлеп китсә, яисә аерылышкан очракта гына хатынның беренче ире аның белән янәдән никахлашу хокукына ия була.
- Дүрт хатыны булган ир-атка бишенче хатын белән никахлашу тыела.
- Бер үк вакытта бертуган хатын-кызлар белән никахлашу тыела. Мөселман ир-аты шулай ук хатынының әнисе яисә әнисенең кыз туганына; хатынының оныгына өйләнә алмый. Бу хатын-кызларның канкардәшләр яисә сөт туганы булуы мөһим түгел. Мондый никахлар хатыны үлеп киткән яки аерылышкан очракта гына укыла ала.
- Исламда башка кеше хатыны белән никахлашу хәрам санала. Хатын-кыз бары тик бер генә ирнең хатыны була ала.
- Ире белән аерылышканнан соң яисә ире үлгәннән соң билгеле бер вакыт үтмичә торып (гыйддәт), ул хатын-кыз белән никахлашу тыела.
- Мөселман кешегә Аллаһның Китапларына иярмәгән хатыннарга — потларга яки утка табынучыларга, дәһриләргә яисә сектантларга өйләнү тыела. Хатын-кыз исламны кабул иткән очракта алар никахлаша ала. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикере буенча, мөселман кешегә иудаизм яки христиан динендәге хатын-кыз белән никах уку ярый, әмма бу хупланган никах түгел (шәфигый мәзһәбе буенча мондый никах бөтенләй рөхсәт ителми). Шул ук вакытта иудаизм һәм христиан динендәге ир-ат белән мөслимәнең никахлашуы тыелган гамәл, зина булып санала. «Шура», № 6