МӨСЕЛМАН КЕШЕ МОНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Михраб — мәчетнең бер диварындагы кыйбла тарафын белдергән ярымтүгәрәк уем; намаз вакытында имам михрабта була.
Мөнбәр — гадәттә михрабның уң ягында урнашкан махсус баскыч, шуңа басып имам җомга һәм бәйрәм хөтбәләрен укый.
Көрси — имам утырып вәгазь укый торган махсус урындык, тәхет.
Шәрәфә — манарадагы балкон.
Әләм — мәчет бинасы өстенә куелган ярымай. Ул исламның үзенә күрә бер билгесе булып тора.
(«Ислам дине нигезләре», «Хозур»)