МӘСКӘҮ ҖАМИГЪ МӘЧЕТЕ ТУРЫНДА ФИЛЬМ ТӨШЕРГӘННӘР
РФнең халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүнең җамигъ мәчете турындагы «Перерождение» дигән документаль фильмда төшкән. Фильмда бер кеше язмышы аша ил тарихы, халык язмышы чагылыш тапкан.Сугыш,сөрелү, репрессияләр чорында бу мәчет мөселманнарның таянычы булып торган. Төп герой кебек үк ул, озын юл узып, үзенең бүгенге яңа йөзен таба. «Перерождение» — «Россия татарларының серләре» циклыннан бишенче фильм икән.