Фәкыйһ Әбу Ләес Әс-Сәмәрканди (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) үзенең “Тәнбиһел-Гафилин” китабында мәчеткә карата унбиш төрле хөрмәткә лаек гамәл бар дип искәртә: 1) мәчеткә кергәч, анда утырып торган, дәрес алмаган яки зикер әйтү белән шөгыльләнмәгән кешеләргә сәлам бирергә кирәк. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса яки анда булган кешеләр намаз укыса, “Әс-сәламү галәйнә мир-Раббинә үә галә гыйбадиЛләхис-Салихин” (Тәрҗемәсе: “Раббыбыз исеменнән һәммәбезгә һәм Аллаһның бар тәкъва колларына иминлек булсын”) дип әйтелә; 2) кереп утырганчы ике рәкәгать “Тәхиятел-Мәсҗид” намазы (мәчетне сәламләү намазы) укырга кирәк; 3) мәчеттә сату-алу белән шөгыльләнмәскә, тиҗарәт (сәүдә) эшләре алып бармаска; 4) әгәр үзең белән корал булса, аны чыгармаска; 5) югалткан әйберне эзләмәскә; 6) Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәскә; 7) мәчеттә дөнья хәлләрен сөйләмәскә; 8) утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмаска; 9) урын өчен бәхәсләшмәскә; 10) намаз укыганда үзең белән бер рәттә торганнарны кысрыкламаска; 11) намаз укучылар алдыннан үтеп йөрмәскә; 12) төкерегеңне чәчмәскә; 13) бармак шартлатып яисә шакылдап утырмаска; 14) кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләр намаз уку урыннарына йомышларын үтәп куйса, аны чистартырга; 15) Аллаһы Тәгаләгә күбрәк зикер әйтергә. “Әл-Гарәиб” китабында да шундый ук мәгълүматлар китерелә.
|