Гаилә мәчетендә «Иманлы бала» төркеме — 5-6 яшьлек малайлар өчен дини балалар бакчасы эшли башлады. «Безнең ният — иманлы, әдәп-әхлаклы балалар тәрбияләү. Мөселман баласы белергә тиешле дини гыйлем бирү белән бергә без аларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтәбез, дәүләт стандартлары буенча мәктәпкә әзерлибез. Аерым алганда татар, рус, гарәп, инглиз телләре, математика, рәсем дәресләрен укытабыз», — ди бакча мөдире Алсу ханым Хәйруллина. Алсу ханым үзе дә, Эльмира ханым Шәрәфетдинова да — профессиональ педагоглар, ә Әлфия ханым Яфарова — коръәнхафизә, мөгаллимә. Балаларны ике тапкыр хәләл ризык белән тукландыру каралган. Моның өчен мәчет ашханәсендә бөтен шартлар да бар. Бакча атнага 4 көн көндезге сәгать 2 гә кадәр эшли. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, 8 917 88 26 357 телефонына шалтыратыгыз.