Бик кадерле кешебез — мәчетебезнең беренче имамы Хатип хәзрәт Бикмөхәммәтовның арабыздан киткәненә бер ел тулды.
Хатип абзый Гаилә мәчетен төзүдә башлап йөргән кеше, җир кишәрлеген алудан ишекләрен ачып кергәнчегә кадәр ниятен тормышка ашыру максаты белән яшәде. Бүгенге көндә мәхәлләдәшләребез шушы күркәм мәчеттә гыйбадәт кыла, ислам гыйлеме ала икән, бу Хатип абзыйның фидакарьлеге нәтиҗәсе. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә: «Кем дә кем дөньялыкта мәчет төзетсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә өй әзерләп куяр», — диелә. Хәзрәтебезнең урыны да җәннәт түрләрендә булса иде.
Иртәгә өйлә намазыннан соң мәхәлләдәшләребез Хатип хәзрәт Бикмөхәммәтовның рухына дога кылырга җыела. Хәзрәтнең якыннарын, аның белән бергәләп мәчет төзелешендә катнашкан, ислам динен үстерүгә хезмәт куйган кардәшләрне 22 апрель көнне өйлә намазыннан соң Гаилә мәчетендә узачак шушы мәҗлестә көтеп калабыз.