КАЗАНДА ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ КОРЫЛТАЕ БАРА
Казанның “Корстон” комплексында Татарстан мөселманнарының VII корылтае ачылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм республика дин әһелләре катнаша.
Корылтай гомум тәкъбир әйтү һәм Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның дога кылуы белән башланып китте.
Съезд эшендә катнашу өчен барлыгы 1007 делегат чакырылган булган, шуларның 957 се теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.