16-17 декабрьдә Казанда Гранд Отель (Петербург ур., 1 ) кунакханәсендә 16.00 сәгатьтә Russia Islamic Clothes-2016 халыкара мөселман киемнәре фестивале ачыла.
Фестиваль кысаларында дизайнерлар коллекцияләре тәкъдим ителә; шоу-рум;
түгәрәк өстәл сөйләшүләре уздырыла. Талантлы дизайнерларны бүләкләр, дипломнар көтә.