– Быел Диния нәзарәте, махсус комиссия оештырып, имамнарның вазыйфаларына ни дәрәҗәдә туры килүен, белемнәрен тикшерде. Аерым алганда, башкалабыздагы Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт, куелган таләпләргә җавап бирә алмый, дип бәяләнде. Аңа ни-нәрсә тәкъдим иттегез? Шундый хәлдә калган башка имамнар да бармы?
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Бу тикшерү устав буенча уздырыла. Имамнарыбыз галим була алмаса да, аларның дәрәҗәсе гадәти авыл муллаларыннан өстенрәк булырга тиеш. Кайчак безгә чит илләрдән галимнәр килә. Алар мәчеттә булып чыккач, сезнең имамнарыгыз Коръән укый алмый, дип дәгъва белдерә. Узган ел Төркиядән бер галим килгән иде. Бер мәчетебездә булып, ахшам намазыннан чыккач, бу имам Пәйгамбәребезгә иңдерелгән Коръәнне түгел, башка әйбер укыды, дип белдерде. Менә бит намаз да кабул була алмаслык дәрәҗәдә укый кайбер кеше. Моны ишетү дә уңайсыз. Кечкенә генә авыл түгел, башкала бит бу. Дөньякүләм дан казанган галимнәребез бар. Әгәр гыйлемнәре җитми икән, әйдә, хәзрәтләребез укысын. Без аларны укытырга әзер. РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, башкалары бар. Укысыннар, мөмкинлек бар бит. Бу – аның һөнәре! Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнсен. Чыннан да, Сәетҗәгъфәр хәзрәт комиссия алдында Коръәнне дөрес итеп укый алмаган. Шуңа күрә без аңа кайсы булса да мәдрәсәгә кереп укырга тәкъдим иттек. Төркиядә, Малайзиядә, Иорданиядә укыймы – үзе сайласын. Инде Иорданиядә тукталдык. Бер елдан кайтыр да, эшчәнлеген дәвам иттерер, гыйлем алсын. Гарәпчә дә өйрәнер, Коръәнне дә матур итеп укый башлар, иншалла. Ул гына түгел, башка берничә имам да читләштерелде. Әйтик, Биектау районында имамлык итүче Рәис Мөбарәкшинга да без шундый таләп куйдык.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ватаным Татарстан» журналисты Рәшит Минһаҗга биргән интервьюсыннан