ГАИЛӘДӘ «ТӘРБИЯЛЕ БАЛА» ТӨРКЕМЕ ЭШЛИ
Гаилә мәчетендәге “Тәрбияле бала” төркеме быел да сентябрь башыннан үз эшен дәвам иттерәчәк. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга (5-6 яшьлекләр) математика, сөйләм теле, татар теле, рус теле, рәсем дәресләреннән тыш Коръән дәресе дә укытыла. “Заманча балалар мәйданчыгы, төрле мавыктыргыч уеннар, хәләл туклану, тәҗрибәле мөселман белгечләре – тәрбияле балалар үстерү өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар”, — ди төркем җитәкчесе Алсу Хәйруллина. Сорауларыгыз булса, 8 (843) 223-06-62; 8 917 88 26 357 телефоннарына шалтыратыгыз.