ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ҖОМГА ВӘГАЗЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УКЫЛДЫ
Бүген беренче тапкыр Гаилә мәчетендә җомга вәгазе татар телендә генә сөйләнде. Вәгазь гыйлем алуга багышланган иде. Адәм баласы бишектән ләхеткәчә гыйлем алырга тиеш. Ә исламда дини гыйлем алу исә һәр мөселман өчен фарыз. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең вәгазендә гыйлем алуның шартларын аңлатты, исламда остазның роленә арым тукталды. Соңыннан хәзрәт вәгазь буенча сорауларга җавап бирергә яки аны аңлап җиткермәүчеләргә тәрҗемә итәргә әзер булуын әйтте.
Исегезгә төшерәбез: кичә Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте