11 майда ТР МДНнең Голәмалар шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта түбәндәге карарлар кабул ителде:
2016 елга зәкят нисабы күләме — 224000 сум.
Беренче тәравих намазы — 5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Мәчетләрдә тәравих 20 рәкәгать укыла.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме — 5 июль.
Бәйрәм намазы башлану вакыты сәгать 7.00дә.
Фитырның күләме — 100-600 сум.
Фидия күләме – 200 сум.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайты хәбәр итә.