ДОГАДА БУЛЫЙК!


Мөбарәк рамазан аеның беренче ункөнлеге узып киткәнне сизми дә калдык. Дин кардәшләребез, көннең озынлыгына карамыйча, Аллаһның ризалыгын алып калырга өметләнеп, уразасын тота, тәравих намазларына йөри, ифтар мәҗлесләре уздыра. Моның өчен илебездә шартлар булуы, мәчетләребезнең шушы мөбарәк айда балкып, гөрләп торуы ни куаныч!
Гаилә мәчетендә дә көн саен йөзләрчә кешелек ифтар мәҗлесләре уздырыла, тәравих намазлары, Коръән укыла, ил-көнгә тынычлык, бәхет-бәрәкәт сорап дога кылына. Кичә ифтар ашы тәмамланганнан соң, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Конфедерацияләр Кубогының хәвеф-хәтәрсез, имин узуын сорап дога кылды. Догага күтәргән кулларыбызны Аллаһ Раббыбыз буш итмәсә иде, изге ният-теләкләребез кабул булса иде!
Исегезгә төшерәбез: 17-2 июль көннәрендә Россиядә зур чара — Конфедерацияләр Кубогы үтәчәк. Уеннар Казанда да уздырылачак:
18 июньдә Португалия – Мексика,
22 июньдә Германия – Чили,
24 июньдә Мексика – Россия,
28 июньдә – ярымфинал.