ЧАЛЛЫДА УТЫЗ ИМӘНИ МӘЧЕТЕ АЧЫЛДЫ
Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды. Әлеге күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башка дин әһелләре, кунаклар катнашты.
Мәчет 2014 елда төзелә башлаган. Мәхәлләне оештыручыларның күпчелеге Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан булганга, аңа ошбу авылдан чыккан дин галиме, шагыйрь Габдрәхим Утыз-Имәни исемен биргәннәр.
Мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтәчәк тулы бер комплекс итеп күзалланган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз бүлмәләре, дәресләр алып барырга класслар, имам бүлмәсе бар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.