ЧАЛЛЫДА УТЫЗ ИМӘНИ МӘЧЕТЕ АЧЫЛА
Иртәгә, 19 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә Утыз Имәни мәчете ачыла. 180 кеше сыйдырышлы бу мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан.