13 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә «Зәйтүнә» республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра.
Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион хәнәфи мәзһәбенә дәгъвәт кылу максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә.
Конкурста балалар 7 яшьтән алып катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән.
Бәйге ике номинациядә үтә: “Ялгыз башкаручылар”, “Ансамбльләр”.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Гаризаларны riad-rafis@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8 937 577 37 24 яки 4-16-98 (Бөгелмә үзәк мәчете).