25 декабрь көнне Казан шәһәренең Әмәт бистәсендәге Өмет мәчетендә «Сөекле Пәйгамбәребез» (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дип исемләнгән конкурс узачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын белү;
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тәрҗемәи хәле буенча эссе язу;
“Мөгаллим сәни” китабы буенча “Иман шартлары”н яттан сөйләү;
Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган әдәби әсәр (шигырь, касыйдә һ.б.) сөйләү.
Конкурс сәг. 9:00 да башлана.
Өстәмә мәгълүматны +7(929)7288860 телефоны аша белә аласыз, дип хәбәр итә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге