ҖИҢҮЧЕГӘ — ХАҖГА ЮЛЛАМА
Татарстанда Коръән укучылар арасында бәйге игълан ителде. Анда җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Әлеге бәйгедә теләге булган теләсә кайсы татарстанлы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйге ике номинациядән уза: Коръәнне матур итеп уку һәм Коръәнне яттан сөйләү. Конкурсның беренче туры мөхтәсибәтләрдә, икенче тур казыятларда үткәрелә. Бәйге номинацияләрендә җиңүче ир-атлар да, хатын-кызлар да хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын яулаучылар кече хаҗга бару мөмкинлегенә ия булачак. Өченче урын алучыларга да кыйммәтле бүләкләр каралган. Бәйгенең финал өлеше декабрь аена билгеләнгән.