Главная  →  Новости  →  ЗӨЛХИҖҖӘНЕҢ МӨБАРӘК УН КӨНЕ
ЗӨЛХИҖҖӘНЕҢ МӨБАРӘК УН КӨНЕ

 

Мөселманнар өчен җомга – атнаның иң яхшы көне, рамазан ае – елның иң яхшы ае, Кадер кичəсе – рамазан аеның иң яхшы кичəсе, Гарəфə көне – елның иң яхшы көне, ə зөлхиҗҗə аеның беренче декадасы мөселманнар өчен мөбарəк көннəр булып исəплəнə.

9 нчы көн – Гарəфə көне, Тану көне. Ибраһим галəйһиссəламнең нəзере хəтеренə төшеп, төшен аңлаган көне. Ул, əгəр минем углым туса, мин аны Аллаһы Тəгалə ризалыгы өчен корбан итəр идем, дигəн була. Бу көн мөбарəк көн санала. Хаҗ гамəллəре шушы көнне кылына. Һəр елны бөтен дөньядан җыелган хаҗилар Гарəфə көнендə дога вə гыйбадəттə була. Пəйгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Гарəфə көненең рузасы ике ел рузага торадыр, дигəн.

10 нчы көн – Корбан бəйрəме. Ибраһим галəйһиссəлам улы Исмəгыйльне корбан итəргə əзерлəнгəн көн. Бу көнне Гает намазы уку, намаздан соң хəлле кешелəргə корбан чалу ваҗиб. Корбанны унынчы зөлхиҗҗəдə бугазламый калса, унберенче, уникенче көнне кояш батканчы бугазлау да дөрес.

Зөлхиҗҗəнең 11, 12, 13 нче көннəре – Тəшрикъ көннəре дə бəйрəм санала.

Бәйрәмнең тарихына күз салыйк. Ибраһим галəйһиссəлам улын бугазлыйм дип торганда Җəбраил фəрештə, Аллаһының əмере белəн бер куй китереп, шуны корбан кылырга куша һəм: “Аллааһу əкбəр, Аллааһу əкбəр”, — дип тəкбир əйтə. Аңа каршы Ибраһим галəйһиссəлам: ”Лəə илəəһə иллəллааһу вəллаһу əкбəр”, — ди. Исмəгыйль галəйһиссəлам: “Аллаһу əкбəр вə лиллəəһил хəмдө”, — ди. (Мəгънəсе: Аллаһы Тəгалə һəрнəрсəдəн олуграктыр. Аллаһы Тəгалəдəн башка тəңре һич юктыр, һəрбер мактаулар Аллаһы Тəгалəгə генə махсустыр). Гарəфə көненең иртə намазыннан башлап өченче Тəшрикъ көненең икенде намазына кадəр фарыз намазларыннан соң мөселманнар кычкырып шушы тəкбир-тəшрикъны əйтəлəр.

Бу мөбарәк көннәрне мөмкин кадəр югары дəрəҗəдə файдаланып калырга тырышырга кирәк:

— Аллаһ алдында тəүбə итегез; Аллаһ алдында ихлас тəүбə итеп, башка яман гамəллəр кылмаска дип Аңа вəгъдə бирегез;

— мəчеттə гыйбадəт кылыгыз; көндəлек биш вакыт намазны мəчеттə башкарырга тырышыгыз, əгəр дə вакытыгыз булса, иртəнге намаздан соң мəчеттə калып,  Коръəн җүзен (өлешен) укырга яки Аллаһка зикер əйтергə тырышыгыз; өегезгə кайтып киткəнче намазның ике рəкəгатен үтəгез. Беренче тугыз көнендə ураза тотыгыз. Əбү Сəед əл-Худри болай дигəн: “Мин Мөхəммəд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый сүзлəрен ишеттем: “Əгəр дə кем дə булса Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тотса, Аллаһ җəһəннəм утын аның йөзеннəн җитмеш ел буе барырлык ераклыкта тотар” (Мөслим);

— унынчы көнне ураза тотмагыз, чөнки бу көн — Гает, ə Гаеттə ураза тоту тыелган;

— Гарəфə көнендə ураза тотыгыз, хаҗ кылучы булмаган кешелəргə Гарəфə көнендə ураза тотарга тəкъдим ителə. Пəйгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән Гарəфə көнендə ураза тоту турында сораганнар. Ул: “Бу көнне ураза тоту үткəн һəм килəсе елның гөнаһларын кичерер”, — дигəн (Мөслим);

— Гарəфə көнендə күбрəк дога укырга тырышыгыз; әти-əнилəрегезне онытмагыз, барып аларның хəллəрен белешегез; туган-тумачаларыгыз белəн очрашыгыз, әгəр еракта яшилəр икəн, шалтыратыгыз; хəйрия эше белəн шөгыльлəнегез; ике рəкагать булса да тəһəҗҗүд намазы укыгыз; булдыра алган кадəр күбрəк намаз укыгыз, Аллаһы Тəгалə нəфел гыйбадəтлəре өчен күп савап вəгъдə иткəн; тəкбир əйтегез;

— тəкбир əйтү – сөннəт һәм ул алда əйтелгəн беренче ун көнгə дə кагыла. Тəкбир бар урында да əйтелергə тиеш: мəчеттə булганда да, өйдə вакытта да, урамда да һ.б. “Бине Гомəр белəн Əбү Һүрайраның (Аллаһ алардан риза булса иде) зөлхиҗҗə аеның беренче ун көнендə тəкбир əйтеп базарга чыга торган гадəтлəре булган. Алардан ишетеп, башкалар да тəкбир əйткəннəр” (Əл-Бохари).

— бу вакытта иң яхшы гамəл – хаҗ кылу, әгəр дə андый мөмкинлегегез юк икəн, корбан чалыгыз. Гает вакытында эшлəргə мөмкин булган иң яхшы эшлəрнең берсе — корбан итеп чалынган малның итен мохтаҗларга тарату.