Главная  →  Новости  →  ЗӨЛХИҖҖӘНЕҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЕНДӘ НИНДИ ГЫЙБАДӘТЛӘР КЫЛЫРГА КИРӘК?
ЗӨЛХИҖҖӘНЕҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЕНДӘ НИНДИ ГЫЙБАДӘТЛӘР КЫЛЫРГА КИРӘК?

хаҗ кылу
Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып хаҗ һәм кече хаҗ – гомрә санала. Аллаһның рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) әйткән: “Кем, хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча, бу Йортка хаҗ кыла, ул аннан аны анасы тудырган көндәге кебек булып кайта” (Бохари). Мөслим китергән версиясендә: “Кем, хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча, бу Йортка килә, ул аннан аны анасы тудырган көндәге кебек булып кайта”.
Аллаһ рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) тагын әйткән: “Элекке гомрәдән соң кылынган гомрә, алар арасында кылынган гөнаһлардан пакьләнү булып тора. Мөкәммәл хаҗның әҗере – җәннәт” (Мөслим, Бохари).
Мөкәммәл хаҗ – күз буяу яки шөһрәт алу өчен башкарылмаган, аны башкарган вакытта гөнаһ кылынмаган хаҗ. Мөкәммәл хаҗның дәлиле булып хаҗ кылучының, хаҗ кылып кайткач, күпкә яхшырак кешегә әйләнүе, элеккеге гөнаһларына башка кире кайтмавы тора.
Икенчедән, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә. Бине Гомәрдән (Аллаһ аннан разый булса иде) Аллаһ рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) шул сүзләрен тапшыралар: “Бу көннәрдә ешрак “Ләә иләәһә илләллаһ” дип тәһлил, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип тәхмид әйтегез”. Имам Бохари әйткән: “Бине Гомәр һәм Әбү Һүрайра (Аллаһ алардан разый булса иде) зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә базарга чыгып: “Аллаһу әкбәр!” – дип тәкбир әйтәләр иде, ә башка кешеләр алар артыннан кабатлыйлар иде. Мөхәммәд бине Гали нәфел намазлардан соң тәкбир әйтә торган булган”.
Имам Бохари әйткән: “Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) Мина үзәнендә үзенең чатырында тәкбир әйтә иде, ә мәчеттә булган кешеләр, аның тавышын ишетеп, аның артыннан кабатлый башлыйлар иде. Алар артыннан базарда булган кешеләр дә кабатлый башлыйлар иде, бар Мина үзәне тәкбир әйтүләрдән тетрәп тора иде…”
Тәкбир дигән вакытта “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә иләәһә иллә-ллааһу үәллааһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Үәлилләәһи-л-хәмдү!” сүзләрен әйтүне күз алдында тоталар.
Өченчедән, бу тугыз көндә (яки шул тугыз көннең кайберләрендә) ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) әйткән: “Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Ә ураза – иң яхшы, иң игелекле, иң зур саваплы эшләрнең берсе. Аннан тыш, Аллаһның рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) кешеләрне ураза тотарга өндәгән. Мәсәлән, үзенең хәдисләренең берсендә ул болай дигән: “Аллаһ юлында тоткан бер көн ураза Аллаһ колының йөзен тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер” (Бохари, Мөслим).
Имам Нәсаи әйтүенчә, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) зөлхиҗҗәнең тугыз көнендә ураза тота иде.
Шулай ук хаҗ кылучылардан тыш калган бар мөселманнарга да Гарәфә көнендә ураза тоту яхшы, чөнки Аллаһның рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) ул көн турында болай дигән: “Бу ураза үткән ел һәм киләсе ел өчен гөнаһлардан пакьләнүгә сәбәп булып тора” (Мөслим).
Дүртенчедән, тәүбә итү, гөнаһлар өчен гафу үтенү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
Бишенчедән, башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне, ирекле гыйбадәтләрне ешрак башкару (намаз уку, сәдака тарату, Изге Коръәнне күбрәк уку, хәләлне куллану һәм хәрамнан тыелу, күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр).
Алтынчыдан, Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. Гает намазы – исламның олуг йолаларының берсе. Гает намазында катнашуның әһәмияте аркасында хәтта хатын-кызларга да анда булырга киңәш ителә. Өмм Гатыйядан (Аллаһ аннан разый булса иде) аның шулай дип әйтүе тапшырыла: “Бәйрәм көнне безгә (Гает намазында катнашу өчен) чыгарга кушылды. Кияүгә чыкмаганнар да үз бүлмәләреннән чыктылар. Хәтта айлык күремдә булганнары да чыгып, кешеләр артына бастылар. Алар барысы да бергә тәкбир әйттеләр, бу көнгә пакьлек һәм бәрәкәт теләп дога кылдылар”. Икенче версиядә шулай күрсәтелә: “Айлык күремнәре булган хатыннарга мөселманнар намаз укыган урыннан ерак булмаган җирләрдә торырга кушылды” (Мөслим, Бохари).
Җиденчедән, бәйрәм көнне һәм Тәшрик көннәрендә корбан чалырга дип күрсәтмә бирелгән. Корбан китерү – безнең олуг бабабыз Ибраһимның (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) сөннәте. Аллаһ, корбан бирү өчен, Ибраһимның улы Исмәгыйльне тәкә белән алмаштырган. Бу турыда Аллаһы Тәгалә әйткән: “Без аңа Исмәгыйль урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәттән бер зур тәкә бирдек” (“Саффәт /Сафта торучылар/”, 37:107).
Хак Сөннәттә әйтелгән: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!”дип әйтеп, аягын аларның кабыргасына куеп, күзләре янында ак таплар булган мөгезле ике тәкәне үз куллары белән чалып, корбан итеп бирде” (Бохари, Мөслим).
Аллаһы Тәгалә тагын болай дигән: “Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (“Кәүсәр”, 108: 2).
Аллаһы Тәгалә барчабызга зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәл-гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде.
Нияз хәзрәт Сабиров,
ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе