Главная  →  Новости  →  ЗӨЛХИҖҖӘ АЕ УРАЗАСЫ
ЗӨЛХИҖҖӘ АЕ УРАЗАСЫ

1498003_303016546529976_1616946406774212494_oЗөлхиҗҗәнең тугыз көнендә (яки шул тугыз көннең кайберләрендә) ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) әйткән: “Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Ә ураза – иң яхшы, иң игелекле, иң зур саваплы эшләрнең берсе. Имам Нәсаи әйтүенчә, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) зөлхиҗҗәнең тугыз көнендә ураза тоткан.
Шулай ук хаҗ кылучылардан тыш калган бар мөселманнарга да Гарәфә көнендә ураза тоту яхшы, чөнки Аллаһның рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде) ул көн турында болай дигән: “Бу ураза үткән ел һәм киләсе ел өчен гөнаһлардан пакьләнүгә сәбәп булып тора” (Мөслим).