Главная  →  Новости  →  Зәмһәрир суыклар да балаларның мәчеткә юлларын кисмәде
Зәмһәрир суыклар да балаларның мәчеткә юлларын кисмәде

Балалар өчен мөселман лагерьлары оештыруда Гаилә мәчете коллективы инде шактый тәҗрибә туплады, чөнки ачылышыннан бирле бер генә сезонда да балаларны җыймый калганнары юк. Аллаһы ризалыгы өчен эшлим, дип шундук мөгаллим-шәкертләре килеп җитә, иганәчеләре бушлай ризыгын китереп бирә. Менә быелгы кышкы каникулларда да лагерьга 80 баланы кабул иттеләр.
— Узган сезоннардан алган тәҗрибәбез эш алымында кайбер үзгәрешләр кертү кирәклекне күрсәтте. Бу юлы, мәсәлән, кызлар һәм малайлар лагерьларына аерым директорлар билгеләдек, — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Икенчедән, балаларның тәртибенә, мәчет әдәбен үтәүләренә игътибарны арттырдык. Ә укыту-тәрбия эшчәнлеген, гадәттәгечә, мәчет имамнары, мәчет каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәр, Россия ислам институты шәкертләре һәм мәхәллә тоормышында актив катнашучы ханымнар-туташлар башкарды.
Дөресен генә әйткәндә, лагерьның беренче көнненнән үк парта артына кереп утырган балаларны күргәч, озакка барыр микән, дип уйлап куйган идем. Каникуллар бит, сыйныф бүлмәсендә түгел, өйдә дә утырып торасы килми торган чак. Ике-өч көн эчендә Коръәннән озын-озын сүрәләр ятлаулары турында ишеткәч тә ышанырга да-ышанмаска да белмәдем.
— Алай гынамы, зәмһәрир суыклар да мәчеткә юлларын кисмәде балаларның, — ди лагерь директоры Лилия Җиһаншина. – Бу юлы без аларга әби-бабайларыбыздан килгән тәрбияне — татар мөселман гореф-гадәтләрен сеңдерергә тырыштык, чөнки үзегез беләсез, андый тәрбия инде бик аз гаиләләрдә генә сакланып калган. Элек аны искелек калдыгы санасалар, хәзер бик тә заманча икәнлеген инде күпләр таныды. Кичә генә сыра эчү, тәмәке тарту модада булса, бүген сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү, рухи яктан, шәхес буларак үсү хуплана. Ә болар барысы да исламда һәм безнең милли тәрбиябездә бар. Балаларга ике фәнне — Коръән һәм ислам нигезләрен укыттык. Торгач, йокларга ятар алдыннан, ашар алдыннан, ашагач нинди догалар укырга – шуларны өйрәттек. Коръән сүрәләрен ятладылар.
Лагерьның ябылу тантанасында балалар алган белемнәрен ата-аналарга һәм килгән кунакларга күрсәттеләр. Үз чиратында кунаклар да балаларга теләк-фикерләрен җиткерделәр. Шәһәр хакимиятеннән килгән Илгиз Сарманов: “Иң мөһиме – биредә алган дини тәрбияне тормышта чагылдыру. Сезгә карап, менә нинди була икән ул мәчеткә йөргән бала, дисеннәр”, — диде.
Мөселман кешесе нинди булырга тиеш, дигән сорау бүген кайчанга караганда да күбрәк яңгырыйдыр, мөгаен. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла да үз чыгышында шул фикерне куәтләде: “Безнең бабайларыбызның зирәклегенә хәйраннар калам. Исламны кабул итеп, алар ислам нигезендә төрки-татар цивилизациясе төзегәннәр. Ислам дине безгә мөстәкыйль милләт булып сакланып калырга да ярдәм итәр, иншә Аллаһ. Татарстан мәчетләрендә менә шулай татарча сөйләшеп торырлар… Ахырзаман алдыннан дин тоту утлы күмер тоту белән бер булыр, дигән. Моны мин Франциядәге вакыйгалар белән бәйләп әйтәм. Ислам – тынычлык, мәгърифәт дине, бу һәр гамәлдә чагылыш табарга тиеш…”.
Кунакларга, мөгаллим-тәрбиячеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатларын тапшырганнан соң, чират балаларга җитте. Рөстәм хәзрәт аларның һәркайсына алдан әзерләп куелган Мәүлид күчтәнәчләрен тапшырып, нәсыйхәтләрен җиткерде:
— Пәйгамбәребез безгә ничек яшәргә тиешлекне күрсәтеп калдырган, без сезгә шуларны җиткерергә тырыштык. Мәктәптә дә биредәге кебек тырышып укыгыз һәм абый-апаларыгыз әйткәннәрне онытмагыз, балалар: “Аллаһы раббыбыз барын да күрә, фәрештәләр язып бара”.
Нәүбәһар КӘБИРОВА