Главная  →  Новости  →  ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН «МӘДРӘСӘ-ГЫЙЛЕМ УЧАГЫ” КИТАБЫ БАСЫЛДЫ
ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН «МӘДРӘСӘ-ГЫЙЛЕМ УЧАГЫ” КИТАБЫ БАСЫЛДЫ
Юбилей уңаеннан "Мәдрәсә-гыйлем учагы”  китабы басылды

Бүген төрле төбәкләрдән мөхтәрәм дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасына җыелдылар.

Әлеге күркәм мәҗлестә катнашучыларга мәдрәсәгә кагылышлы күп сандагы материаллар тупланган “Мәдрәсә-гыйлем учагы” китабы бүләк ителде.  Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин юбилей уңаеннан яңа дөнья күргән бу китапның мәдрәсә турындагы бишенче басма булуы хакында әйтте. «Мәдрәсә-гыйлем учагы” ул, үзгәртеп кору елларыннан соң республикабызда дини мәгариф өлкәсе ничек барлыкка килүне күз алдына китерүче китап.

Китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавы белән ачыла.

Чыганак: dumrt.ru