Главная  →  Новости  →  ЯЗГЫ КАНИКУЛДА ТАТАР ЛАГЕРЕ ОЕШТЫРАБЫЗ
ЯЗГЫ КАНИКУЛДА ТАТАР ЛАГЕРЕ ОЕШТЫРАБЫЗ

Мщчет бинасыkyshky-l1

Гаилә мәчете тарихында беренче тапкыр татар телле лагерь оештырып карарга булдык. Алда апрель ае — Тукай ае — туган тел ае! Безнең лагерь шул мөкатдәс айга хөрмәт тә, үзенә күрә бер әзерлек чарасы да булыр дип өметләнәбез. Балаларны милләтенә карап аерып тормыйбыз: әти-әнисе анкета тутырып өлгергән 7-10 яшьлек 20 баланы (10 малай һәм 10 кыз) кабул итәбез. Балалар белән 20 марттан алып 5 көн дәвамында тәҗрибәле, дипломлы педагоглар һәм ислам уку йортлары студентлары шөгыльләнәчәк. Коръән уку һәм гарәп теленнән тыш барлык дәресләр (ислам дине нигезләре, әдәп-әхлак дәресләре), аралашу, уеннар, ябылыш чарасындагы чыгышлар татар телендә генә алып барылачак. Балаларны көнгә бер тапкыр ашату каралган. Лагерьга йөрү — тәләүле — 500 сум. Анкета тутыру өчен әти-әниләрне Гаилә мәчетендә көтеп калабыз.