Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ МӨСЕЛМАН ЛАГЕРЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ МӨСЕЛМАН ЛАГЕРЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

11255315_556739724490989_6454349273546356989_o12794874_556739677824327_5421015981390678754_o12888738_556739497824345_3892003815143005836_o

Балаларның каникуллары якынлашкан саен мәчет тирәсе тагы да җанланып китә. Ата-аналарның күбесе, бу юлы да мөселман лагере оештырыла микән, минем баламны да исемлеккә теркәп куегыз әле, дигән гозер-сораулары белән киләләр. Бу язгы каникулларда да, Аллаһының рәхмәте белән, Казанның Гаилә мәчете дини лагерьлар оештырып, балаларны сөендерә алды. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренә караганда, лагерьда 20 малайдан һәм 20 кыз баладан торган ике төркем эшли. Элеккеге еллардагы кебек 80 шәр бала кабул итмәгәннәр үзе, чөнки мәчет каршында эшләп килүче балалар үзәгендә дә тагын 20 ләп сабый даими төстә шөгыльләнә. Һәр төркемдәге балаларга дини тәрбия бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү өчен мәчеттә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Алар белән тәҗрибәле имамнар, махсус белемле коръәнхафизлар, педагоглар, тәрбиячеләр шөгыльләнә.

Гаилә мәчетендә тагын шундый күркәм традиция барлыкка килде: кайчандыр үзләре дә мәчет каршындагы лагерьда тәрбияләнгән яисә шәкерт чагында практика узган яшьләр, дини гыйлем һәм диплом алганнан соң, мөгаллим булып бирегә әйләнеп кайта башлады.