Главная  →  Статьи  →  ЯШЕРЕН ДӘГЪВӘТ
ЯШЕРЕН ДӘГЪВӘТ

spodvizhniki

Рәсүлуллаһка йөкләнелгән вазыйфа гадәттән тыш бөек һәм аны үтәү авыр булган бер йомыш иде. Чөнки гарәп кавеме кебек ширекнең һәм сыннарга табынуның иң түбән дәрәҗәсенә төшкән, ата-бабаларыннан калган иске хорафатларны, җаһили гадәтләрне дин буларак кабул итеп, бер-берләренең каннарына ач бүреләр кебек сусап, ызгыш-талашларда вакыт уздырган, кызулык, горурлык, кыюлык кебек мактаулы сыйфатларны кире якка куллана торган, йөрәк кисәкләре булган балаларны тереләй күмәргә әзер булган мәрхәмәтсез, каты бәгырьле, әле болардан  кала да, башка җәмгыять авырулары белән авырган бер кавемне тәүхидкә, күркәм әхлакка һәм үзләренең карашларын кире кагуда дәгъвәт итү үзеңне һәлакәткә илтерлек бер эштер. Әлбәттә, бу эштә фидакарьлек һәм саклык кирәктер. Шуның өчен дә Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам бу эшкә ачыктан-ачык керешмичә, саклык һәм яшерен рәвештә тотынды. Ул иң әүвәл үз гаиләсен һәм сүзе үтәрлек кешеләрне генә дәгъвәт итә башлады.

Башлап исламияткә килүчеләрдән хөрмәтле хатыны Хәдичә бинте Ховәйлид, әтисенең бертуган абыйсының улы Гали бине Әбү Талиб, хезмәтчесе Зәйд бине Харис һәм Зәйднең хатыны — Үмм Әймән иде. Моннан соң үзенең иң якын дусты булган Әбү Бәкер бине Әбү Кәхафне дәгъвәт итте. Әбү Бәкер Кораеш арасында бик күренекле бер зат иде. Күркәм йөзле, гүзәл холыклы, мөлаем табигатьле, хуш мәҗлесле, нәсеп гыйлеменнән дә күп мәгълүматлы мөхтәрәм бер карт иде ул. Сәүдәгәр булганга, малы күп булып, халыкка йогынтысы да зур иде. Әбү Бәкер Рәсүлуллаһ белән күп вакытлардан бирле дус булып, аңардан һичбер ялган ишетмәгән, аның холкын иң югары дәрәҗәдә дип белгәнлектән, Рәсүлуллаһ дәгъвәт итә башлаганда ук аңа ышанды. «Ата-анам сиңа йолым булсын, син тугры кешесең. Шәһадәт итәм. Аллаһтан башка иләһ юктыр һәм чынлыкта син Аллаһның Илчеседер!» — дип ислам кабул итеп, дәрәҗәгә иреште.

Мондый бөек вә абруйлы бер затның һич шикләнмичә шунда ук иман китерүе Рәсүлуллаһны бик шатландырды һәм киләчәккә өметен арттырды. Гамәлдә дә Әбү Бәкер Рәсүлуллаһка зур ярдәмче булды. Аның тырышлыгы аркасында күп кешеләр, исламны кабул итеп, абруйлы булдылар. Шуның өчен Рәсүлуллаһ Әбү Бәкерне бик сөя, аңа бөтен серләрен ача һәм һәр эштә аңардан киңәш сорый иде. Рәсүлуллаһ Әбү Бәкер хакында: «Исламда дәгъвәт иткән кешеләр арасында Әбү Бәкер генә исламны тоткарланмыйча кабул итте, калганнары беркадәр уйланып, шикләнеп кенә кабул иттеләр», — дигәне риваять ителәдер.

Сөнгатулла Бикбулат. «Хәзрәти Мөхәммәд»