Главная  →  Новости  →  Яшел Үзән җамигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатаулла: «ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ КЕШЕЛӘРЕ БЕРГӘЛӘП ТӨЗЕДЕК БУ МӘЧЕТНЕ»
Яшел Үзән җамигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатаулла: «ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ КЕШЕЛӘРЕ БЕРГӘЛӘП ТӨЗЕДЕК БУ МӘЧЕТНЕ»

Яшел Үзән14045571_623543001143994_2577963995076491754_n
Узган гасырның туксанынчы еллары ахырында, Аллаһның рәхмәте белән, Яшел Үзән шәһәре үзәгендәге сүтелгән бараклар урыны җамигъ мәчете төзү өчен мөселманнарга тапшырыла. 2001 елда бинаның беренче нигез ташы салына. Төзелеш эшләрен алып бару өчен “Яшел” дигән мөселман фонды оештырыла. Фондның җитәкчесе Фәнил Каюмов заманында ЗМЗ заводын төзегән, төзелеш оешмалары җитәкчесе булып эшләгән, шәһәрдә билгеле кеше. Шуңа күрә мөселманнар бу эшне аңа ышанып тапшыралар. Фондны гамәлгә куючылар арасында шәһәр оешмаларының татар-мөселман җитәкчеләре дә була. Шулай итеп, мәчеткә беренче таш салына, әмма диварлары 3 метр күтәрелгәч, финанс кыенлыклары аркасында эш берничә елга тукталып кала. 2006 елны шәһәр мөселманнары җыелып, мәчет каршында мәхәллә оештыру кирәк, ул мәхәлләнең хәзрәте булырга тиеш, дигән карарга киләләр. Җыелыш уздырып, шунда Иордания университетында белем алып кайткан Илдар Гомәр улы Гатаулланы имам итеп сайлап куялар. Яшь хәзрәт җиң сызганып эшкә керешә, юстиция министрлыгы, мөфтият юлын таптап, мәчетне рәсми төстә теркәтеп тә куя. Шул ук елны төзелеш мәйданчыгында бура күтәреп, шунда кыш буе намаз укып чыгалар.
Чын мәгънәсендә халыкның кул көче белән салына бу мәчет, хәтта кран да куланылмый диярлек. Измәне дә, кирпечләрне дә кул белән күтәрәләр. “Пионер” төзелеш кирәк-яраклары кибетләре челтәре җитәкчесе Айрат Хәйруллин, мөселман егете, 2007 елның маенда бер “КамАЗ” ком, бер бетонболгаткыч, бер тонна цемент һәм ике төзүче бирә, кассада нибары 30 мең акча – шушы хәлдә, бисмиллә әйтеп, 1500 квадрат метр мәйданлы зур мәчет төзелешенә керешәләр.
— Менә мин хәзер борылып карыйм да, Аллаһы Тәгалә шундый дәрт, тәвәккәллек биргән инде безгә, дип куям. Материалы да, акчасы да, эшчеләре дә килеп торды. Шул яздан алып көз башына кадәр миллион сумлык эш башкардык. Миңа көндәлек сыман нәрсә алып барасы булган да бит… Һәр көнне үзенә күрә бер күңелле вакыйга була, ниндидер проблеманы хәл итә идек, — дип искә ала җамигъ мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт ул чорларны. Аннары компьютер төймәсенә басып, инде тарихта калган фотоларны барларга керешә. — Менә бу почмакны шушы яһүд өйде инде. Ә бу тракторда үзем плитә, кирпеч ташыдым. Манараларны бабайлар ысулы белән күтәрдек. Бер ел эзләдем осталарны, беркем алынмый, чөнки манарабыз бик биек, ае белән бергә 46 метр. Ниһаять, татар егетләреннән торган бер бригада килде. Мондый гөмбәзне ясаучы осталар да бик сирәк икән, аларын Казанда таптым. Төзелешкә ярдәм сорап язган хатлар гына да 200-300 гә җиткәндер. Кирпеч, плитәләр алырга “Позис” җитәкчесе Радик Хәсәнов ярдәм итте. 160 тонна авырлыктагы гөмбәзне тотып торучы өрлекләрне Горький заводы оешмасы бирде. “Таттрансгаз”, “Стройсервис”, “Ремстройсервис”, “Волгадорстрой” оешмалары зур өлеш кертте, җитәкчеләренә аерым рәхмәтләр, догабыздан калдырмыйбыз.
Бөтен ил белән, төрле милләт кешеләре бергәләп төзедек бу мәчетне. Теләгәнчә тиз-тиз генә булмады, әлбәттә, 2007 елның май аенда башладык, 2015 елның гыйнварында эксплуатациягә тапшыру турында документ алдык. Тантаналы ачылыш та юк әле, мәчет биләмәсен тәртипкә китереп бетерәсе бар. Шулай да 2013 елның февраленнән алып, без инде монда биш вакыт намаз укыйбыз. Гает намазлары, 400 кешелек ифтарлар, тәравихлар, никах мәҗлесләре, балалар лагерьлары уздырабыз. Теләгән кеше биредә Корбан һәм Коръән мәҗлесләре үткәрә ала. Һәр атнаның сишәмбесендә мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары әзерлибез. Конференц-залыбыз, китапханәбез бар, мәчетебезгә кызыксынып керүчеләргә китапчыклар, брошюралар бүләк итәбез. Бина төзедек тә эш бетте түгел бит, халыкны, бигрәк тә яшьләрне мәчеткә җәлеп итүнең төрле юлларын эзлибез. Менә күптән түгел генә яучылык эшләре башлап җибәрдек, байтак анкеталар килде. Алда әле бер бик зур проектыбыз бар – мәдрәсә төзү турында хыялланабыз. Бу гади генә мәдрәсә булмаячак, хәер, монысы аерым бер утырып сөйләшерлек тема.
Айзилә Кәбирова,
«Мөселманнар» газетасыннан