Главная  →  Новости  →  «ЯНЫБЫЗДА УРАЗА ТОТУЧЫЛАР ИФТАР КЫЛСЫН…»
«ЯНЫБЫЗДА УРАЗА ТОТУЧЫЛАР ИФТАР КЫЛСЫН…»

10505279_312132445618386_3851086136665577523_nифтар

Безнең халыкта ифтар ашы ашаганнан соң, хуҗабикәгә: «Үзеңә дә ураза тоткан саваплар язылсын», — дип дога кылу гадәте бар. Бу бер дә нигезсез түгел икән. Үзен ифтар кылдырып сыйлаган кешеләргә дога кылу — сөннәт санала, ди дин галимнәре. Мәсәлән, Әнәс (р.г.) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Сад ибн Убадәдә (р.г.) икмәк белән зәйтүн мае ашаганнан соң: «Яныбызда ураза тотучылар ифтар кылсын, ризыгыгызны яхшы күңелле кешеләр ашасын һәм фәрештәләр сезгә саләт әйтсен», — дип дога кылган (Әбү Дауд, Нәвәви. Әл-Әзкәр).

Һәр елдагыча быел да Гаилә мәчетендә ифтар ашлары уздырылачак. Аны үзең, гаиләң исеменнән дә, берничә кардәш берләшеп тә уздырырга була. Ифтар ашы уздырырга теләүче кардәшләребез мәчеткә килеп, турыдан-туры хәзрәтләребезгә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук 8 917 261 93 19 телефоны буенча Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның үзенә мөрәҗәгать итәргә; 8 (843) 223 06 62 телефоны буенча чиратка язылып куярга мөмкин. Аллаһ Раббыбызның, шушы изге айда кылынган изге гамәлләр өчен савабын да күп тапкырлар арттырып бирермен, дигән вәгъдәсе бар. Көнозын авызына бер бөртек икмәк валчыгы капмыйча, челләдә бер йотым су эчмичә, бары тик Аллаһның ризалыгын өмет итеп ураза тоткан кардәшләребезне сугарып-ризыкландырып, саваплы булырга насыйп итсә иде.

Быел ифтар ашлары уздыруда берникадәр яңалык кертергә булдык. Беренчедән, дин кардәшләребез үзләрен иң кадерле кунактай хис итсен дип ифтарга махсус чакыру кәгазьләре әзерләдек, шушы арада тарата башлыйбыз, аларны мәчеткә килеп тә алырга була. Икенче яңалыгыбыз — ифтар ашлары һәр кичне берәр темага багышлап уздырылачак. Хәзрәтләребезнең махсус вәгазьләре, читтән килүче олы кунаклар белән бер табында аралашулар планлаштырыла.

Фарыз уразаларыбызны тотарга Аллаһы Раббыбыз сәламәтлек, мөмкинлек биреп, Гаилә мәчетендә уздырылган күркәм ифтар табыннарында очрашырга насыйп итсә иде.

Мәрьямбану Хафиз