Главная  →  Новости  →  XI БӨТЕНРОССИЯ МӨСЕЛМАН ШИГЪРИЯТ БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
XI БӨТЕНРОССИЯ МӨСЕЛМАН ШИГЪРИЯТ БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

IMG_4976

XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе башланды. Мәскәү Диния нәзарәте, Россия Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан оештырылучы иҗади бәйгенең быелгы темасы “Биш дога” дип атала һәм ул ислам нигезләренең берсе – намазга багышлана. Бәйге берничә этапта уздырыла. Иҗади эшләрне бәйгене оештыручыларга 2017 елның 1 мартына кадәр тапшырырга була. Җиңүчеләрне 26 мартта Мәскәүдә бүләкләячәкләр. Беренче урынга – 30 мең сум, икенчегә – 25 мең сум, өченче урынга 20 мең сум күләмендә премия вәгъдә ителә. Татар телендә язылган шигырьләр арасында аерым җиңүче билгеләнәчәк, ул 25 мең сум белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar мәгълүмат агентлыгы.