«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз»

«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе

Нигезнамә

I. Бәйгенең гомуми нигезе.
«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен ТҖ мөселманнары диния нәзарәте, ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты, ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, ТҖ нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм жюри белән берлектә Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете оештыра.
Бәйгегә йомгак, 15 февраль – җәлилчеләрне һәм интернационалист сугышчыларны искә алу, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көннәренә туры китерелеп ясала.

II. Бәйгенең максаты.
2.1. Тарихта татар милләтенең урынын билгеләү.
2.2. Тарихи, дөньяви, дини үзаң формалаштыру.
2.3. Һәр мөселман кешесе үз акылында, үз зиһенендә булган чорда, өстенә намуслы бурыч итеп, шәригать кушканча (Ахыйрәт турында истән чыгармыйча), әманәтеңне балаларга, туганнарга мирас итеп калдыруны өйрәтү.

III. Бәйгенең бурычлары.
3.1. Татар милләтен барлау, туганлык җепләрен өзмәү, иҗади эшчәнлекләрен үстерү.
3.2. Васыятьнең, мирасның мәгънәсен төшендерү.
3.3. Эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлау.
3.4. Ата-бабаларыбызның рухи мирасына хөрмәт уяту.
3.5. Васыятьнамәне төрле форматта, зәвыклы, мәгънәле, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару күнекмәләрен формалаштыру.
3.6. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.
3.7. Мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү.
3.8. Милли-патриотик тәрбия нигезләрен яңарту.

IV. Бәйгене оештыру һәм үткәрү.
4.1. Бәйгене оештыручылар:
– «Гаилә» мәчете;
– ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты;
– ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе;
– РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе;
– жюри әгъзалары.
4.2. Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе.
Бәйге өч этапта үтә:
– 1нче этап – конкурс эшләрен җыю (2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 16 февраленә кадәр);
– 2нче этап – конкурс эшләрен жюри тарафыннан бәяләү (17 февраль, 2020 ел);
– 3нче этап – йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (24 февраль, 2020 ел).

V. Бәйгедә катнашу шартлары.
5.1. Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала.
5.2. Иҗат эшендә аерым шәхесләрнең (язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның) әдәби, публицистик язмалары кабул ителми. Васыятьнамә шәхсән үзенеке булырга тиеш.
5.3. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр шигъри һәм чәчмә формада булырга мөмкин.
5.4. Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар татар телендә язылырга тиеш.
5.5. Эшләрне түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк:
Times New Roman шрифтында, 14нче кегль, 1,5 интервалда, сул яктан – 30 мм, уң яктан – 15 мм, өстән һәм астан – 15шәр мм.
5.6. Бәйгегә эшләрне электрон вариантта юллау өчен электрон почта: gailya.mechet@gmail.com.
5.7. Кәгазьдә бастырылган эшләрне тапшыру өчен адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2нче йорт (почта аша юллау яисә мәчеткә шәхсән алып килү мөмкин).
5.8. Хезмәтләр белән бергә бәйгедә катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.

VI. Бәя бирү критерийлары.
6.1. Хезмәтләрнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү).
6.2. Башкарылу зәвыклылыгы, затлылыгы.
6.3. Хезмәтләрнең динилеге.
6.4. Хезмәтнең язма сөйләм таләпләренә туры килүе.

VII. Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү.
7.1. Комиссия, бәйге материалларын тикшереп, I-II-III урыннарны билгели. Аерым очракта жюри әгъзалары икенче, өченче урынга берничә катнашучының хезмәтен билгели ала.
7.2. Төп җиңүчеләрдән тыш өстәмә махсус бүләкләр дә булуы мөмкин.

VIII. «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә нәтиҗә жюриның йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөселманнар» газеты баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты, жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның боерыгы белән рәсмиләштерелә.
Җиңү яулаган авторларга Мактау грамотасы тапшырыла.
Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә.
Мәчеткә җибәрелгән барлык материаллар мәчет сайтында урнашырыла.
Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла.
Бәйгенең барышы мәчет сайтында һәм социаль челтәрләрдә яктыртылып барыла.

IX. Өстәмә мәгълүмат.
Бәйгене үткәрү барышында оештыручылар мәгълүмати-агарту чараларын уздыра. Алар турында мәгълүмат «Гаилә» мәчете сайты, социаль челтәрләре һәм төп мәгълүмати ярдәмче чыганаклары аша таратыла.

X. Элемтә өчен.
Адрес: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт.
Телефон: +7 (843) 223-06-62 (мәчет).
79274261422 (Илмир Хәбибуллин, оештыру комитеты).