«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» – 2021 бәйгесе Нигезнамәсе

«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе

Нигезнамә

I. Бәйгенең гомуми нигезе.

«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен ТҖ мөселманнары диния нәзарәте, ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты, ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, ТҖ нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы һәм жюри белән берлектә Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете оештыра.

Бәйге Россиядә халык санын алу һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конкурска йомгак, 1 июньдә ясала.

II. Бәйгенең максаты.

2.1. Тарихта татар милләтенең урынын билгеләү.

2.2. Тарихи, дөньяви, дини үзаң формалаштыру.

2.3. Һәр мөселман кешесе үз акылында, үз зиһенендә булган чорда, өстенә намуслы бурыч итеп, шәригать кушканча (Ахыйрәт турында истән чыгармыйча), әманәтеңне балаларга, туганнарга мирас итеп калдыруны өйрәтү.

III. Бәйгенең бурычлары.

3.1. Татар милләтен барлау, туганлык җепләрен өзмәү, иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

3.2. Васыятьнең, мирасның мәгънәсен төшендерү.

3.3. Эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлау.

3.4. Ата-бабаларыбызның рухи мирасына хөрмәт уяту.

3.5. Васыятьнамәне төрле форматта, зәвыклы, мәгънәле, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару күнекмәләрен формалаштыру.

3.6. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.

3.7. Мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү.

3.8. Милли-патриотик тәрбия нигезләрен яңарту.

IV. Бәйгене оештыру һәм үткәрү.

4.1. Бәйгене оештыручылар:

– Үзәкләшкән дини оешма – ТҖ мөселманнары диния нәзарәте;

– «Гаилә» мәчете;

– ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты;

– ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе;

– ТҖ нотариаль палатасы;

– РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе;

ؘ– «Милли шура»;

– жюри әгъзалары.

4.2. Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе.

Бәйге өч этапта үтә:

– 1нче этап – конкурс эшләрен җыю (2021 елның 1 февраленнән 2021 елның 23 маена кадәр);

– 2нче этап – конкурс эшләрен жюри тарафыннан бәяләү (24 – 30 май, 2021 ел);

– 3нче этап – йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (1 июнь, 2021 ел).

4.3. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

– чәчмә формада васыятьнамә (шәхсән үзенеке);
– шигъри формада васыятьнамә (шәхсән үзенеке);
– видео-васыятьнамә (нәселдә буыннан-буынга күчеп килә торган васыятьнамәне укып видеога яздыру).

V. Бәйгедә катнашу шартлары.

5.1. Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

5.2. Иҗат эшендә аерым шәхесләрнең (язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның) әдәби, публицистик язмалары кабул ителми. Чәчмә һәм шигъри формада язылган васыятьнамәләр шәхсән үзенеке булырга тиеш. Видеога төшерелгән васыятьнамәнең катнашучының үз нәселе вәкиленеке булуы шарт.

5.3. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр, номинациягә карап, шигъри һәм чәчмә формада яисә видеоязма рәвешендә булырга мөмкин.

5.4. Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш.

5.5. Эшләрне түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк:

– язма васыятьнамә өчен: Times New Roman шрифтында, 14нче кегль, 1,5 интервалда, сул яктан – 30 мм, уң яктан – 15 мм, өстән һәм астан – 15шәр мм.

– видеоязма өчен: горизонталь рәвештә 1920*1080 яисә 1280*720 форматында төшерелгән, максимум 5-7 минутлык видео.

5.6. Бәйгегә эшләрне электрон вариантта юллау өчен электрон почта: gailya.mechet@gmail.com. Видеоязмалар Google-Диск, Облако.Mail.ru, Яндекс.Диск хезмәтләренә йөкләнелгән, аларны карау мөмкинлеге ачылган булырга тиеш. Шулай ук видеоязмаларны Telegram мессенджерында «Васыять» төркеменә җибәрергә була. Видеоязмаларны шулай ук #васыятьнамә хэштегы белән тамгалап катнашучының Instagram-аккаунтында урнаштыру мөмкин.

5.7. Кәгазьдә бастырылган эшләрне һәм флешкага яздырылган видеоларны тапшыру өчен адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2нче йорт (почта аша юллау яисә мәчеткә шәхсән алып килү мөмкин).

5.8. Хезмәтләр белән бергә бәйгедә катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Видеоязмаларын Instagram’да урнаштыручылар белән элемтә Direct аша булачак.

VI. Бәя бирү критерийлары.

6.1. Хезмәтләрнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү).

6.2. Башкарылу зәвыклылыгы, затлылыгы.

6.3. Хезмәтләрнең динилеге.

6.4. Хезмәтнең сөйләм таләпләренә туры килүе.

VII. Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү.

7.1. Комиссия, бәйге материалларын тикшереп, һәр номинация буенча I-II-III урыннарны билгели. Аерым очракта жюри әгъзалары икенче, өченче урынга берничә катнашучының хезмәтен билгели ала.

7.2. Төп җиңүчеләрдән тыш өстәмә махсус бүләкләр дә булуы мөмкин.

VIII. «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә нәтиҗә жюриның йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөселманнар» газеты баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты, жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның боерыгы белән рәсмиләштерелә.

Җиңү яулаган авторларга Мактау грамотасы тапшырыла.

Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә.

Мәчеткә җибәрелгән аерым материаллар мәчет сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырыла.

Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла.

Бәйгенең барышы мәчет сайтында һәм социаль челтәрләрдә яктыртылып барыла.

IX. Өстәмә мәгълүмат.

Бәйгене үткәрү барышында оештыручылар мәгълүмати-агарту чараларын уздыра. Алар турында мәгълүмат «Гаилә» мәчете сайты, социаль челтәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратыла.

X. Элемтә өчен.

Адрес: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт.

Телефон: +7 (843) 223-06-62 (мәчет).

+79869206210 (Люзия Шәмсиева, оештыру комитеты җитәкчесе).