Главная  →  Новости  →  ВАНДАЛЛАРДАН ЗАРАР КҮРГӘН ЯҢА ТАТАР БИСТӘСЕ ЗИРАТЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ
ВАНДАЛЛАРДАН ЗАРАР КҮРГӘН ЯҢА ТАТАР БИСТӘСЕ ЗИРАТЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ

вандализм2

Узган көз — 8 нче сентябрь төнендә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында вандаллар тарафыннан йөзләгән кабер ташы җимерелгән иде. Зиратны төзекләндерү 6,4 млн сумга төшәчәк. Инде тендер игълан ителгән. Каберләрне тәртипкә китерү өчен 192 кубометр бетон, 109 мең данә кирпич, 38 тонна корыч, шулай ук грунтовка һәм буяу кирәк. Төзекләндерү эшләре өчен шәһәр бюджетыннан түләнәчәк.

Әлеге җинаять буенча тикшерү бара, эшне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контрольлегенә алды.