Главная  →  Статьи  →  ВӘРАКА ЯНЫНА БАРУ
ВӘРАКА ЯНЫНА БАРУ

prorok-mukhammadМөхәммәд галәйһиссәлам бу хәлдән соң (вәхи килгәннән соң) беркадәр тынычлангач, Хәдичә бу мәсьәләне чишәр өчен һәм фикеренең дөреслеген раслау өчен аны үзенең атасы белән бертуган абыйсының улы янына алып барып, вакыйганы сөйләде. Ул Вәрака исемле, электән нәсара динен кабул иткән бер карт иде. Ул гыйбрани (иске иврит) телен белә Инҗил китабын укый иде. Инҗил һәм Тәүрат китапларыннан Мөхәммәд галәйһиссәлам турындагы мәгълүматлардан хәбәрдар, пәйгамбәрлек һәм вәхи хакында белеме бар иде. Вәрака Инҗилне гыйбрани язуыннан гарәпчәгә тәрҗемә дә итә иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа вакыйганы сөйләгәч, Вәрака һич уйлап тормастан: «Син пәйгамбәр булачаксың, сиңа күренгән зат Мусага күренгән вә аңа вәхи китергән Нәмус (Җәбраил). Син кавемеңне тәүхидкә (бер Аллаһка ышануга), пот-сыннарны ташларга, җаһили гадәтләрдән арынырга өндәгәндә сиңа дошман булачаклар, сине иза вә җәфа кылачаклар, ниһаять, сине илеңнән дә сөрәчәкләр. Мин яшь бер егет булсам, сиңа зур хезмәтләр күрсәтер идем. Әгәр шул көнәрне күрсәм, әлбәттә, сиңа ярдәм итәрмен», — дип сөйли. Кавеме арасында игътибарлы вә сөекле булган Мөхәммәд галәйһиссәлам Вәраканың бу сүзләренә гаҗәпләнгәч, Вәрака: «Һичбер пәйгамбәр үз кавеменең дошманлыгыннан һәм аларның иза вә җәфасыннан котылмаган, син дә котылмаячаксың», — диде. Бу вакыйгадан соң озак та үтмәде, Вәрака вафат булды.
(Сөнгатулла Бикбулатның «Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе булсын)» дигән китабыннан)