Главная  →  Новости  →  УРАЗАНЫ НӘРСӘ БОЗА?
УРАЗАНЫ НӘРСӘ БОЗА?

Мөбарәк рамазан аена аяк бастык. Ураза тотуда тәҗрибәләре булмаган, яисә яңа гына керешкән мөселман кардәшләребез дә бардыр, шуңа күрә ураза тотуның кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү артык булмас.
Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;

3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:

1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар” (Бохари);

2) Авыз ачуны соңга калдырмау;

3) Изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;

4) Изге Коръәнне уку һәм ятлау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) изге Рамазан аенда Коръәнне бик күп укый иде (Бохари).

Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:

1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;

2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;

3) ризык һәм сагыз чәйнәү;

4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;

5) авыздан үбү;

6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;

2) балага ризык чәйнәп бирү;

3) күзгә сөрмә тарту;

4) тешләрне пакъләү;

5) кан алдыру;

6) сөлек салдыру;

7) госел коену;

8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Ният һәм ифтар догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.