Главная  →  Новости  →  УРАЗА ГАЕТЕН БЕРГӘЛӘП БӘЙРӘМ ИТИК!
УРАЗА ГАЕТЕН БЕРГӘЛӘП БӘЙРӘМ ИТИК!

IMG_2406IMG_2364IMG_2390IMG_2393IMG_2415IMG_2399IMG_2409IMG_2427

        Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ураза бәйрәме уңаеннан Гаилә мәчете коллективы барчагызны Гаилә бәйрәменә чакыра. Мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренә караганда, бәйрәм программасы нәсыйхәтле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Бәйрәм котлаулары, мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләреннән тыш мөнәҗәт көйләүчеләр дә чыгыш ясаячак. Балалар һәм өлкәннәр өчен махсус уеннар оештырыла. Гадәттәгечә, бәйрәмдә катнашучыларга төрле тәм-томнар әзерләнә. Сезне 5 июльдә өйлә намазыннан соң Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан мәчетебездә көтеп калабыз.

        Тагын шуны да исегезгә төшерәбез: ТР МДНнең Голәмалар шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында май аенда үткәрелгән җыелышта быел фитыр сәдакасы, фидия, зәкят күләме билгеләнде:

        зәкят нисабы күләме — 224000 сум;

        фитыр сәдакасы нисабы күләме  — 21600 сум;

        фитыр сәдакасының  күләме  — 100-600 сум;

        фидия  күләме – 200 сум.
Бәйрәм намазы 5 июльдә иртәнге 7 дә башлана.

        Ураза бәйрәме барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән каршыларга насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз изге рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.