Главная  →  Новости  →  УРАЗА – АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН, ДӨНЬЯВИ ВӘ РУХИ ФАЙДАСЫ– БЕЗНЕҢ ӨЧЕН
УРАЗА – АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН, ДӨНЬЯВИ ВӘ РУХИ ФАЙДАСЫ– БЕЗНЕҢ ӨЧЕН

18156743_753812601450366_1211021929437395330_o

 

Ураза – Аллаһ ризалыгы өчен,

дөньяви вә рухи файдасы – безнең өчен      

        Тагын берничә көннән бөтен айларның солтаны булган рамазанга аяк басабыз, иншаллаһ. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, — диелә. Өммәт бу айны ничек каршы алырга, нинди гыйбадәтләр кылып үткәрергә тиеш? Мәхәлләдәшләребезнең Изге рамазан ае уразасына кагылышлы сорауларына Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

— Рамазан аеның өстенлекләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәте өчен махсус бирелгән. Бервакыт Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә, Раббым! Сиңа миннән дә якынрак бәндә бармы?” – дип сораган. Аллаһы Тәгалә: “Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтедер”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Мин Синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар сиңа ничек якын булды соң?” – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте рузада иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар минем белән пәрдәсез сөйләшә”, — дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Йа Раббым, шул рамазан-шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче”, — дигән соравына җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: “Бу ураза хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә генә хастыр”, – дип әйткән.

— Ураза кешегә ни бирә?

— Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк: уразаны Аллаһы Тәгалә әмер иткәнлектән, Аның ризалыгы өчен тотабыз. Әмма Ул безгә ни генә әмер итсә дә, анда безнең өчен дөньяви вә рухи файда була. Аллаһның ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз кабул булсын өчен таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торудан тыш без күзләребезне зинадан, кеше малына кызыгудан; колакларыбызны яман сүзләр ишетүдән; телләребезне ялган вә яман сүзләр сөйләүдән, ялган антлар бирүдән сакларга тиеш. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмаса (тыелмаса), аның ач йөрүеннән бернинди файда юк” (Ибне Мәҗәһ).

        — Сер түгел, үзләрен мөселман дип йөрүче күп кенә кешеләр рамазан аенда ураза тотмый. Аларга шәригатьнең хөкеме нинди?

— Рамазан аенда ураза тоту динебезнең катгый әмере. Аны барлык мөселманнар да үтәргә тиеш. Әгәр җитди сәбәпсез ураза тотмаса, ул бик зур гөнаһлы була. Андый кешегә тәүбә итәргә һәм вакыт уздырмыйча каза уразасы тотарга кирәк.

— Ни өчен рамазан аенда фитра сәдакасыннан тыш зәкятне дә түләп куярга киңәш ителә?

— Рамазан аенда һәр изге гамәлнең савабы зуррак, бу шуның белән аңлатыла.

— Рамазан аенда күп мәчетләрдә Коръән хәтем чыгалар. Бу ни белән бәйле?

— Рамазан – Коръән ае. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Рамазан аенда кешеләргә туры юл, һидаять булып Коръән иңде” (Бәкара 185). Аллаһның рәхмәтен өмет итеп, мөселманнар бу айда Коръәнгә күбрәк мөрәҗәгать итәргә тиеш. Рамазан аеның һәр төнендә Җәбраил фәрештә җир йөзенә иңеп, Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән дәресләре биргән. Аннары Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бөтен сәхабәләрен әлеге айда күбрәк Коръән укырга чакырган. Габдуллаһ ибн Гамр исемле сәхабәсенә ул: “Һәр өч көн саен Коръәнне укып чык”, — дигән. Сәхабәләрнең берәүләре Коръәнне өч көндә, икенчеләре җиде көндә, өченчеләре ун төндә башыннан алып ахырына кадәр укып, хәтем кылганнар. Имам Әбү Хәнифә һәм имам Шәфигый хәзрәтләре рамазан буена Коръәнне алтмыш тапкыр укып чыкканнар, дип риваять кылына. Бездән элгәреләрнең Коръәнгә мөнәсәбәтләре әнә шундый булган. Әлхәмдүлилләһ, хәзер Татарстаныбызда да рамазан аенда Коръән хәтем кылына, бу эшне үзебезнең коръәнхафизлар башкара.

        — Рамазанның соңгы 10 көнендә кылына торган игътикяф гыйбадәте турында да аңлатып китсәгез иде.

— Игътикяф – Раббыбызга гыйбадәт кылу нияте белән билгеле бер вакытка мәчеттә яки башка урында калу. Игътикяф кылучы кеше көндезен дә, төнен дә сәбәпсез килеш (мәсәлән, госел яки тәһарәт алырга чыга ала) мәчеттән чыкмый. Аның ашавы эчүе йоклавы да җәмәгать мәчетендә була.  Ибн Гомәр белән Әнәс һәм Гайшә (радыйаллаһу ганһүмә) мондый риваять тапшыралар: “Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә килгәннән соң вафатына кадәр рамазанның соңгы ун көнендә игътикяф кыла торган булган” (Бохари. Игътикяф. 1,2 / 255). Игътикяфтагы кеше Коръән, хәдис укый, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, гомумән, хәерле нәрсәләр турында гына сөйләшергә тиеш. Бу – сөннәт гамәл.

        — Ә тәравих намазы?

— Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да шулай ук сөннәт. Бу намаз 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Тәравих намазы ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.

Мәрьямбану Хафиз язып алды

«Мөселманнар» газетасыннан