Главная  →  Новости  →  «УКУ ЕЛЫН ЗАРЫГЫП КӨТӘРБЕЗ ИНДЕ»
«УКУ ЕЛЫН ЗАРЫГЫП КӨТӘРБЕЗ ИНДЕ»

Гаилә мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан уздырылган мәҗлескә килгән кешенең күплегенә сокландык та, куандык та. Монда гыйлем алган шәкертләрнең барысы да килә алмады әле, дигәч хайраннар да калдык. Мәчет каршындагы курсларның икенче ел гына эшләвен исәпкә алсак, чыннан да, тәэсирләнерлек шул.
Мәҗлес Гаилә мәчетенең яшь имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиевнең Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, гыйлем алуның никадәрле кирәкле, саваплы гамәл булуын хәдисләр белән дәлилләп, бик матур вәгазь сөйләде. “Пәйгамбәребез әйткәнчә, сезнең җәмгыятегез үзгәрми, иллә мәгәр үзегез үзгәрмичә. Менә сез үзегездән башладыгыз, инде хәзер гаиләгездәгеләрне, аннары туган-тумачагызны, күршеләрегезне бирегә гыйлем эстәргә алып килегез. Чөнки гыйлем ул – әманәт. Без аны башкаларга тапшырырга бурычлы”, — диде хәзрәт. Һәм ел дәвамында Аллаһ ризалыгы өчен дип йөзләгән шәкертне тәҗвид кагыйдәләрен кулланып Коръән укырга, ятларга өйрәткән, ислам дине нигезләре, сира, әдәп-әхлак дәресләрен укыткан 26 мөгаллимгә рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.
Мул табын артындагы мәҗлес алга таба мәчеттә алган гыйлемнәр буенча имтихан тапшыру рәвешенә күчте, Рөстәм хәзрәт шәкертләргә шактый саллы сораулар да әзерләп килгән икән. “Фатиха” нәрсә дигәнне аңлата?”, “Сират” сүзе ни өчен күплектә кулланылмый?”, “Гөнаһны күп кылучыларга бу дөньядагы иң зур җәза”, “Аллаһы Тәгалә йолдызларны ни өчен яралткан?”, Иң яхшы хатын-кыз – озын куллы хатын-кыз” дигәнне ничек аңларга?” һәм башка шундый сорауларга җавап эзләгән апалар-әбиләр мәктәп укучыларына охшап калды: алар бер-берсен уздырып кул күтәреп җаваплар бирделәр, дөрес җаваплар өчен хәзрәт кулыннан бүләкләр алдылар.
Мәчетнең уку-укыту эшләре буенча җаваплы имамы Эльдар хәзрәт Җиһаншин да, шәкертләрне уку елының уңышлы тәмамлануы белән котлап, үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде: “Гыйлем алу – фарыз, сез әнә шул фарыз гамәлне үтисез, гыйлем эстәүне алга таба да дәвам итәргә насыйп булсын. Гыйлем артында гамәл торганын да онытмагыз. Киләсе елдан яңа укыту стандартларына күчәбез, безгә шул стандартларга туры килерлек итеп, тагын да тырышыбрак укырга туры киләчәк”, — диде ул. Оештыру эшләре өчен җаваплы хәзрәт Ильбик абый Шәйдуллин да шәкертләр санының көннән-көн арта баруына бик канәгать булуын, алга таба да алар өчен тиешле шартлар тудырылачагын белдерде.
Ә инде шәкертләрнең хис-кичерешләрен әйтеп-аңлатып кына бетерерлек түгел иде: кайсысы, булдыра алырмын микән, дип икеләнеп кенә килеп, нибары ярты ел эчендә Коръән укырга өйрәнүенә шатланып бетә алмый; кайсысы читенсенеп кенә, без инде бик яхшы укучылар да булмаганбыздыр, яшебез дә олы бит, шулай да безне шушы дәрәҗәгә җиткерер өчен сез кайлардан сабырлыклар алдыгыз икән, дип гаҗәпләнүен белдерә; бер апа, квартплата түләргә дип кенә чыккан җирдән юлым мәчет яныннан үтте, ничекләр кердем әле, дип сөенә… Барысы да “2” легә укып йөрүчеләр юкмы?” дип урыны белән шаяртып, һәрдаим кайгыртып, хәлләрен белешеп торган Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, мөгаллимнәргә, хәзрәтләргә, мәчетне җыештырып-карап торучыларга, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, гыйлем алырга мөмкинлекләр тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр, киләсе уку елын зарыгып көтәчәкләрен әйттеләр. “Октябрьгә хәтле саубуллашабыз, дип өметләнеп тормагыз әле сез, — дип озатты аларны Рөстәм хәзрәт. – Алда матур җәй айлары, оныкларыгызны җитәкләп җәйге лагерьга алып килегез. Аннары, Аллаһы боерса, рамазан ае җитә – ифтарларга, тәравих намазларына көтәбез. Август аенда гадәттәгечә, лагерьның икенче сменасы башлана. Гаилә мәчете ишекләре теләгән һәркемгә һәрвакыт ачык”.

Мәрьямбану ХАФИЗ