Главная  →  Новости  →  УФАДА «ДӨНЬЯ ТАВЫШЫ» ДИП АТАЛГАН КОРЪӘН УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
УФАДА «ДӨНЬЯ ТАВЫШЫ» ДИП АТАЛГАН КОРЪӘН УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК

Уфада

Уфада 2 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында “Дөнья тавышы” исемле Коръән укучылар бәйгесе узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Ул 1 апрель “Ихлас” мәчетендә оештырылачак. Бүгенге көндә Башкорстан, Татарстан, Чиләбе һәм Ульян өлкәләреннән гаризалар килгән.

Катнашучыларны яшь буенча өч категориягә бүләчәкләр:
• 6 яшькәчә балалар
• 7-13 яшь
• 14-17 яшь.

Мәчет каршындагы укучылардан яттан “Бәкара” сүрәсеннән бер аятьне укып күрсәтүне сораячаклар. Шулай ук ислам нигезләре китабыннан ике сорау биреләчәк. Мәдрәсә укучыларыннан “Йәсин”, “Мүлк” сүрәсенең бер аятен тәҗвид кагыйдәләре белән аңлатып яттан укуны тикшерәчәкләр. Аннан ислам нигезләре китабыннан ике сорау булачак.

Бәйгедә катнашкан һәр кеше бүләк алачак. Һәр яшь категориясе өчен (мәптәпкәчә булган сабыйлардан кала) 3 призлы урын билгеләнә. Малайлар һәм кызлар өчен аерым урыннар биреләчәк. Коръәнхафизларга да аерым 3 призлы урын каралган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.