Главная  →  Статьи  →  УҢЫШЛАР СИҢА, РИНӘ!
УҢЫШЛАР СИҢА, РИНӘ!

Язгы каникул көннәрендә Гаилә мәчетенә килгән саен менә шушы апаны күрә идем. Ул оныгы Ринәнең эшләре тәмамланганчы коридордагы диванда дини китаплар укып утыра. Оныгы да гыйлемгә ихласлыгы белән башкалардан аерылып тора: башын күтәрми укый да укый. Шулхәтле гыйлемгә сусаган бу мөслимәләр Чувашиянең Урмай авылыннан килгән булып чыкты! Асия апа ире Равил хаҗи белән өч бала үстергәннәр, балалары бар да диндә, зур урыннарда эшләсәләр дә намазны калдырмыйлар, Коръән укыйлар. Асия апаның кызы Альфрида Гаилә мәхәлләсендәге яңалыклар белән танышып бара икән, лагерь турында да биредә укып белгән һәм кызы белән әнисен Казанга җибәргән, дөресрәге, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, теләкләрен белгәч, аларны үзе чакыртып алган. Ринә Самкинага гыйлем эстәү юлында яңадан-яңа уңышлар телибез һәм алдагы каникулларда да аны үзебездә көтеп калабыз.