Главная  →  Статьи  →  Уңай тәҗрибәне уртаклашырга кирәк
Уңай тәҗрибәне уртаклашырга кирәк

Нәрсәләр эшләнде, ә нәрсәгә тешебез үтмәде — ел тәмамланып килгәндә һәркайсыбыз әнә шуларны барлый. Бүгенге көндә Татарстанда 45 район икән — 45 мөхтәсибәттә ниләр эшләнгәне дә һәрвакыт безнең күз уңында.
Имам-мөхтәсибләр — дин өчен Аллаһ каршында, мөфтиебез каршында, хөкүмәт каршында җавап бирүчеләр. Аларның эшне ничек оештыруыннан күп нәрсә тора. Эшләрен бик оста итеп, намус белән башкара торган мөхтәсибләр, әлбәттә, күпчелекне тәшкил итә. Кайсылары әле эшкә өйрәнеп кенә килә. Мөхтәсибәт — бер мини-мөфтият ул, аның кул астында дистәләгән мәчет. Без, мөфти хәзрәтнең ярдәмчеләре булган кебек һәр мөхтәсибнең дә дүрт урынбасары булырга тиеш, дигән фикердә торабыз.
Хәзерге вакытта имамнарыбызның яртысыннан күбрәге — бабайлар. Биш-ун елдан аларның мәчетләре яшьләр кулына кала. Мөхтәсибләрнең яшьләр эшләре буенча ярдәмчеләрен Диния нәзарәтенә җыйганда нәкъ менә шуны күздә тоттык. Килеп нәзарәт белән танышсыннар, төрле районнардагы коллегалары белән аралашсыннар, дидек. Мөхтәсибәттә яшьләр өчен нәрсәләр эшләнә, нинди мәшәкатьләре бар, ни җитә, ни җитми, нинди ярдәм кирәк – өчәр минут вакыт биреп, һәркайсыннан әнә шулар турында сөйләттек. Бу җыелу тәҗрибә уртаклашу, тәҗрибә туплау җәһәтеннән, миңа калса, бик тә файдалы булды. Сүз биргәч, кайберләре эшчәнлекләре турында җәелеп китеп сөйләми, бәлки ояладыр инде, риядан булыр дип тә куркалардыр. Миңа районнарда күп йөрергә туры килә, бик күп кызыклы әйберләр күзәтәм, сораулар бирә-бирә шулар хакында аларның үзләреннән сөйләттем, уңай тәҗрибәне башкаларга да тыңлатасым килде. Мәсәлән, Сарман, Түбән Кама районнарында балалар өчен мөселман лагерьларын зур биналарда, кунып яши торган итеп оештыралар. Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй, монда бит әле иганәчеләрен табарга, шартларын тудырырга кирәк. Яшьләребезнең бер-берсенә сөйләрлек, өйрәтерлек эшләре күп, шуңа күрә киләчәктә бу җыелышларны төрле районнарга чыгып, ай саен үткәрергә килештек.
Әлбәттә, мөхтәсибәтләрдә четерекле мәсьәләләр дә юк түгел. Мәсәлән, кайбер мөхтәсибләр барысына да үзләре йөрмәкче. Мөхтәсиб, әлбәттә, райондагы дини тормыш өчен җавап бирүче кеше. Әмма эшне яшьләргә бүлеп бирмичә, барын да үзе алып барырга маташса, мөхтәсибәтне артта калдыруы бар.
Шулай ук һәрбер мөхтәсибнең уку эшләре буенча да ярдәмчесе булырга тиеш. Күптән түгел без аларны да Диния нәзарәтенә җыйдык. Әлбәттә, дини гыйлем бирү буенча республикада шактый тәҗрибә тупланып килә, ярдәмчеләрнең һәрберсе чыгыш ясады. Мәсәлән, Арча районын алсак, алар укытуны 51(!) мәчеттә оештырганнар. Кукмаралылар әнә үзенчәлекле бер ысул уйлап тапканнар. Анда районның барлык укучысы – олысы-кечесе атнага ике көн район үзәгендәге мәдрәсәгә килеп укый.
Укыту эшләре буенча Балтач, һичшиксез, алдынгы район. Алар Коръән уку конкурсына бер яңалык керткәннәр. Бәйге берничә номинациядә бара, бер генә сүрә белгән бала да конкурста катнаша ала. Ә менә икенче елны ул инде югарырак номинациядә катнашырга тиеш. Ел дәвамында бер сүрә дә ятламагансың икән, гафу ит! 6 мең кеше яши торган Балтачта Коръән конкурсына 200 бала катнаша. Кайсы шәһәребез шундый күрсәткеч белән мактана алыр икән?
Бер урында тормыйбыз, әлхәмдүлилләһи, алга барабыз. 70 ел дәвамында динсезлектә яшәгән булсак, күп нәрсәләрне кабаттан өйрәнә-өйрәнә 20 ел буе дингә кайтып барышыбыз. Без генә түгел, хөкүмәт тә дин әһелләре белән эшләргә өйрәнеп килә. Менә күптән түгел генә мәчет-мәдрәсләрдә укыту өчен лицензия алырга дигән закон кабул ителде. Хәзер шул турыда баш ватабыз, чөнки авыл мәчетләрен санитария, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерү мөмкин түгел. Ә без укытмасак интернет, башка агымнар башкачарак укыта башларга мөмкин. Президент Аппараты, Прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бу хәлдән чыгу юлын эзләп таптык шикелле. Мөхтәсибәткә бер лицензия алыначак. Ул исә һәр мәхәллә өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.
Быел, Алла боерса, тагын бер зур эшне башкарып чыгу алдында торабыз — ул да булса мәхәлләләрне рәсми теркәү. Тиздән барлык мәчетләребез дә уставлы, шәһадәтнамәле булыр дип өметләнәбез.
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан мөфтие урынбасары,
Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе,
Гаилә мәчете имам-хатыйбы