Главная  →  Новости  →  ТЫНЫЧЛЫК МӘЧЕТЕНДӘ ҖОМГА ҺӘМ ҖЕНАЗА НАМАЗЛАРЫ УКЫЛДЫ
ТЫНЫЧЛЫК МӘЧЕТЕНДӘ ҖОМГА ҺӘМ ҖЕНАЗА НАМАЗЛАРЫ УКЫЛДЫ
Тынычлык мәчетендә җомга һәм җеназа намазлары укылды

Бүген Казанның “Тынычлык” мәчетендә республика мөселманнары танылган дәгъватчы, мөхтәрәм  остазбикә Рәшидә абыстай Исхакыйны соңгы юлга озаттылар.

Җеназа намазына кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын уздырды.  Рәшидә абыстайның улы  Госман хәзрәт Исхакый  хөтбә белән вәгазьне укыды.

Аннары барча мөселманнар бергәләп Рәшидә абыстай рухына дога кылдылар, җеназа намазын укыдылар.

Мөхтәрәм абыстай белән хушлашырга аның балалары, туганнары, чордашлары, күп сандагы шәкертләре, Казан имамнары, район мөхтәсибләре, җәмәгать эшлеклеләре, бистә халкы җыелды. Остазбикәне соңгы юлга озатырга килгәннәр мәчеткә сыймады.

Татарстан мөфтие Рәшидә абыстайның якыннарының кайгысын уртаклашты, җәмәгать белән аралашты.  Мөфти: “Республикада, Россия төбәкләрендә Рәшидә абыстайны белмәгән кеше юк. Аның шәкертләре, ул нәсихәт итеп туры юлга күндергәннәр бик күп.  Рәшидә абыстай динебез үссен, халык иманлы булсын өчен бик күп тырышлык куйган абыстай. Урыны оҗмаһта булсын, Раббыбыз аның рухын шат кылсын”, — дигән теләкләрен җиткерде.

dumrt.ru