Главная  →  Новости  →  ТР МДН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ЧЕЧНЯДА ИСЛАМ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАША
ТР МДН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ЧЕЧНЯДА ИСЛАМ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАША

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәТатарстан мөселманнарының Диния нәзарәте делегациясе хәзер эш сәфәре белән Чечня Республикасында. Делегация составында Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Советының уку буенча сәркатибе Рөстәм Нургалиев та бар.

Алар Бөтендөнья Ислам конференциясе эшендә катнаша. Бүген мөфти җитәкләгән делегация фикъһ мәсьәләләренә һәм мәзһәбләргә багышланган утырышларда катнаша. Делегация атна ахырына кадәр дәвам итә.