Главная  →  Новости  →  ТИЗДӘН МӘЧЕТЕБЕЗ ИШЕГАЛДЫНДА ГАИЛӘ ЧИШМӘСЕ АЧЫЛАЧАК
ТИЗДӘН МӘЧЕТЕБЕЗ ИШЕГАЛДЫНДА ГАИЛӘ ЧИШМӘСЕ АЧЫЛАЧАК

чишмә

Имам Әхмәт риваять кыла: «Сәгъд ибн Губәдә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп: «Йә, Аллаһның Илчесе, әнием вафат булды. Алар өчен сәдака бирсәм буламы?» — дип сорый. Пәйгамбәребез: «Әйе», — ди. Ул янә: «Ә сәдаканың кайсысы яхшырак?» — ди. Пәйгамбәр: «Кешеләргә су эчертү», — дип әйтә (Хәсән хәдис).

Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның тәкъдиме һәм коллективның хуплавы белән мәчет ишегалдында 84 метр тирәнлектә кое казыттык.  Инде бинасын торгызасы калды. Бу җәйгә үк шәһәрдәшләребез,  Азино халкы Гаилә чишмәсе суыннан авыз итә башлаячак, иншаллаһ.

Мөхтәрәм җәмәгать, шушы изге эштә катнашып, кем матди яктан, кем хезмәте белән ярдәм итсә, чишмәбез суының һәр тамчысы өчен һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын мулдан язачак. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Казан, Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.